Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәттә «Бала – төп пассажир!» оператив-профилактик чарасы уза

Җәйге каникуллар чорында балалар белән бәйле юл һәлакәтләренең артуы күзәтелә

                         

Әлмәт җирлегендә 14 июльдән 24 июльгә кадәр «Бала – төп пассажир!» оператив-профилактик чарасы уза

Әлеге уңайдан дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле чаралар комплексын тормышка ашырачак.

Балигъ булмаган пассажирлар катнашында 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган, 81 е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Балаларны машинада йөрткәндә тиешле таләпләрне кулланмау ачыкланган 9 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 бала һәлак булган, 13 е тән җәрәхәтләре алган.

Дәүләт автоинспекциясе 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең теләсә кайсы утыргычында, шулай ук 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөрткәндә махсус балалар иминлеге кәнәфиен куллану кирәклеге турында искәртә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешын куллану мәҗбүри. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар автокреслоларыннан дөрес файдалану юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем куркынычын сабыйлар өчен 70 процентка һәм кече яшьтәге балалар өчен 54-80 процентка киметә.

 Балаларга игътибарлы булыйк! Аларның хәвефсезлеге иң беренче чиратта өлкәннәрнең дөрес гамәлләренә бәйле булуын онытмыйк.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса