Әлмәттә юлда фаҗигале хәл булган.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте Урсаланың Көнчыгыш урамында июнь башында ук булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, биш яшьлек җәяүлене 42 яшьлек ир-ат идарә иткән HAVAL JOLION автомобиле бәрдергән. Ул авария урыныннан китә.
Бала тән җәрәхәтләре алган. Аны күп профильле хастаханәгә китерәләр һәм амбулатор дәвалау билгелиләр.