Апрельдә Әлмәттә ике бала автомобиль тәгәрмәче астына эләккән
Ике баланы да ишегалдында бәрдерәләр.
Беренче очрак Радищев урамындагы 5 нче йортның ишегалды территориясендә булган. 50 яшьлек машина йөртүче Хендай Солярис 10 яшьлек җәяүлегә өстенлек бирмәгән-тегесе машина юлын велосипедта узган. Бәрдерү нәтиҗәсендә баланы медицина учреждениесенә китергәннәр.
Берничә көннән соң Тукай проспектындагы 19 нчы йорт каршында 20 яшьлек Лада 2114 йөртүчесе 10 яшьлек балага юл бирмәгән. Үсмер юлны самокатта олылар озатуыннан башка чыккан. Җәяүлене травматология бүлегенә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia