Тагын 28 автомобильче башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.
Ял көннәрендә дәүләт автоинспекциясе, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре һәм участковыйлар профилактик рейдка чыкты, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.
Полиция хезмәткәрләре 280 машина йөртүчене тикшергән. Алар арасында алтысы исерек хәлдә калган, 22 кеше светофорның тыю сигналына узган, бишесе куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәр. Бер автомобиль йөртүче шәһәр буйлап машина йөртү таныклыгыннан башка йөргән.