Машина йөртүчеләрнең берсе законны кабат бозды.
Әлмәт дәүләт автоинспекторлары узган атнада исерек хәлдә руль артына утырган җиде шоферны тоткарлаган. Машина йөртүчеләрнең берсе кабат эләкте. Бу хакта ЮХИДИнең район бүлегендә хәбәр итәләр.
ДПС инспекторлары ял көннәрендә рейдларны көчәйткән. Хокук саклау органнары юл хәрәкәте өлкәсендә тупас хокук бозуларны ачыклаган, кисәткән һәм туктаткан.
Фото: ЮХИДИ