Әлмәттә «Автобус» операциясе бара
Чара 24 августта башланып, 3 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Агымдагы елның 7 аенда Әлмәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле автобус йөртүчеләре тарафыннан 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше җәрәхәтләнгән.
Автобус йөртүчеләре тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм булдырмау максатыннан 24 августтан 3 сентябрьгә кадәр «Автобус» профилактик чарасы үткәрелә.
Автобусларның техник торышына, юл хәрәкәтендә катнашуга рөхсәт алуны раслаучы гамәлдәге диагностик картаның булуына, пассажирлар йөртү өчен лицензиянең, йөртүчеләрнең куелган таләпләргә туры килүенә, шулай ук вазифаи затларның машина йөртүчеләрне рейска кадәр медицина тикшерүе уздыру һәм автобусларның техник торышын рейска кадәр контрольдә тоту таләпләрен үтәвенә аерым игътибар биреләчәк, дип хәбәр итә дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа