Рейд дүшәмбе көнне узачак.
14 августта Әлмәт районында «Тоннель» махсус операциясе оештырылачак. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.
Әлеге операция барышында аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклаячаклар.