Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Автоледи-2023» бәйгесенең шәһәр этабы узды

Ярышларда 7 машина йөртүче хатын-кыз катнашты.

Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе базасында «Автоледи-2023» хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы конкурсының шәһәр этабы узды. Ярышларда 7 автоледи катнашты.

Конкурс 3 этапта узды:
I этап дәүләт техник тикшерүен узу.
II этап-юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан.
III этап классик тизлек маневрлары.

Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча конкурста беренче урынны Гарифова Альбина; икенче урынны Габитова Сабина; өченче урынны Шкаева Татьяна алды.  Габитова Сабина юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче булып танылды. Ә автомобильне фигуралы
йөртүдә Гарифова Альбинага тиңнәр булмады.

Барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте иминлеге  учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсеннән грамоталар һәм призлар тапшырылды.

 

Фото: юл хәрәкәте иминлеге  учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса