Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Ленин-Фәхретдин урамнары киселешендә кичке сәгать уннар тирәсендә була.

Әлмәттә ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Юл-транспорт һәлакәте 30 июньдә Ленин-Фәхретдин урамнары киселешендә кичке сәгать уннар тирәсендә була.

Юлны Удмуртиядән Mercedes маркалы җиңел автомобиль һәм «Нива» внедорожнигы бүлешмәгән дип хәбәр ителә.

Көчле бәрелеш аркасында "Нива" юлга аркылы килеп туктый, ә икенче автомобиль читкә чыгып оча. 

Кимендә ике кеше зыян күргән. Аларның берсе-25-30 яшьлек хатын-кыз. "Аны баш җәрәхәте белән табиблар алып китте", - дип аңлатма бирде шаһитлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса