Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында юл транспорт һәлакәтендә мопедның балигъ булмаган пассажиры зыян күргән

Яшүсмерне нейрохирургия бүлегенә салганнар.

18 июньдә 10.30 сәгатьтә Рус Акташы авылында Комсомол урамында Дэу Матиз  автомобиле 2008 елда туган балигъ булмаган шофер идарә иткән мопед белән бәрелешә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИИ хәбәр итә.

Автоинспекторларның беренчел мәгълүматлары буенча, матизның шоферы юл чатында сул якка борылганда мопедка өстенлек бирмәгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2010 елда туган ике тәгәрмәчле транспортның балигъ булмаган пассажиры зыян күрә. Аны хастаханәгә алып китәләр, анда нейрохирургия бүлегенә салалар.

Шулай ук мопедның дәүләт номерсыз булуы һәм аның шоферының транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавы турында хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса