Әлмәттә пассажир йөртүче транспорт чараларын тикшерделәр
Чара барышында 10 автобус тикшерелгән.
Әлмәттә пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә һәм ачыклауга, шулай ук транспорт хезмәтләрен законсыз күрсәтүгә һәм ташуларның тиешле куркынычсызлык дәрәҗәсен, шул исәптән җиңел такси автомобильләрен тикшерүгә юнәлдерелгән рейд үткәрелде. Әлеге операция барышында 10 автобус тикшерелгән һәм куркынычсызлык каешларын куллану буенча 1 бозу ачыкланган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр.
Фото: Әлмәт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа