Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә узган «Тоннель»да 246 машина йөртүче тикшерелгән

8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

29 майда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан аек булмаган хәлдә машина белән  идарә итүче шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.

Әлеге операция барышында 246 машина йөртүче тикшерелгән һәм 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Мәсәлән: 1 әлмәтле машина белән аек булмаган хәлдә идарә иткән; куркынычсызлык каешын  6 кеше эләктермәгән; 1 машинаның яктылык үткәрүе техник регламент таләпләренә туры килмәгән.

 

 

Фото: Әлмәт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса