Якын арада Әлмәт районында «Тоннель» узачак
Чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау максатыннан уздырыла.
Якын арада Әлмәт районында Казан-Оренбург автомобиль юлында «Тоннель» махсус операциясе узачак. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.
Рейд юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу буенча узачак.
Фото: дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа