Әлмәт районында «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 20 хокук бозуны ачыклаган
Махсус чара каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән.
17 апрельдә Әлмәт районында «Тоннель» операциясе үткәрелде. Ул каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга юнәлдерелгән. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.
Әлеге операция барышында 20 бозу ачыкланган, шуларның берсе – каршы хәрәкәт полосасына кабат чыгу.
Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу киң таралган бозу булып тора, ул еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп була.
Фото: Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа