Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Ел башыннан светофорның тыелган сигналына йөргән өчен 1000нән артык әлмәтле штрафка тартылган

Хәзер автоинспекторлар «сары» янганда йөрүчеләргә дә аерым игътибар бирәләр.

Ел башыннан Әлмәт районы автоинспекторлары светофорның кызыл сигналына киткән меңнән артык кешене ачыклаган. Системалы рәвештә бозучыларга җәза-ярты елга кадәр хокукларыннан мәхрүм итү. "Сары"га йөрүчеләр өчен статья, пункт һәм штрафлар тыелган төс өчен бирелгән штрафлар белән бер үк.

Сары сигнал янып сүнүче хәрәкәтне рөхсәт итә һәм көйләнмәгән юл чаты яки җәяүлеләр кичүе булуы турында хәбәр итеп,  куркыныч турында кисәтә. Машина йөртүчеләр еш кына сары сигналга барырга тырышалар, чөнки аларның аңнарында ул тыючы сигнал түгел дигән фикер туа, – дип аңлатты РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский.

Ел башыннан Әлмәт автоинспекторлары 1046 хокук бозучыны ачыклаган.

Беренче бозу өчен шофер 1000 сум штраф түли, икенче тапкыр инде штрафның күләме 5 меңгә җитәргә мөмкин, хәтта 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан да колак кагарга мөмкин. Узган ел район автоинспекторлар «кызыл»га барган шоферлар гаебе белән 3 юл-транспорт һәлакәтен теркәгән. Аларда 4 кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса