Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Язгы каникуллар» профилактик чарасы башланды

Балаларга һәм аларның ата-аналарына юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр.

20 марттан 2 апрельгә кадәр Әлмәт районы территориясендә «Язгы каникуллар» профилактик чарасы узачак. Аның кысаларында яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларга һәм аларның әти-әниләренә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр.

Мәктәп укучылары 24 марттан ял итәргә китәчәк, әмма автоинспекторлар алданрак эшләргә карар иттеләр: ел башыннан Әлмәт районында балигъ булмаганнар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булган.

- Каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча профилактик рейдлар үткәреләчәк, шулай ук машина йөртүчеләрне тикшерүләр оештырылачак. Ата – аналар  йөртү кагыйдәләрен бозган очракта административ җаваплылыкка тартылачак, - дип хәбәр итте РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский.

Ә балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәү районда популярлыгы буенча өченче урында тора. Узган ел балалар утыргычлары булмаган 1724 шофер ачыкланган.

ТР Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Профилактика чаралары бөтен республика буенча старт алды. Автоинспекторлар куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә. Белгечләр машина креслосы аксессуар гына түгел дип ышандыралар.

- Күп санлы тикшеренүләр буенча, транспорт чараларында балалар утыргычларын куллану балаларның үлем очракларын 54% ка, ә җитди җәрәхәтләр алу куркынычын 92% ка киметергә мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады ТР буенча дәүләт автоинспекциясе идарәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рушан Шакиров.

2022 елда район автоинспекторлары 23 зыян күрүче һәм 1 кеше һәлак булган 23 юл-транспорт һәлакәтен теркәгән. Юл тәртибе сакчылары узган ел белән чагыштырганда зыян күрүчеләр санының артуын билгеләп үтте. 2021 елда алар 14 булган.

 

 

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса