Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә 24 машина йөртүчегә тонировка өчен штраф салынган

Алгы һәм ян пыялаларны караңгылату юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка килү куркынычын арттыра, бигрәк тә караңгыда һәм начар һава шартларында.

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре караңгы пыялалы транспорт чаралары белән идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән профилактик чара үткәрде. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Профилактика чарасы вакытында 24 шофер административ җаваплылыкка тартылган. Бер шофер РФ административ хокук бозулар Кодексының 19.3 статьясы 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылган.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсе 3.1 өлеше буенча әлеге автомобиль йөртүчегә 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
 

 

Фото:  Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса