Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» узды

Барлыгы 240 машина йөртүче тикшерелде.

 6 марттаа Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан аек булмаган хәлдә идарә итүче шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «ТОННЕЛЬ» йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.


Әлеге операция барышында 240 машина йөртүче тикшерелде һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланды. Мәсәлән: куркынычсызлык каешын 10 шофер эләктермәгән, балалар тоткарлау җайланмасы 1 машинада булмаган; штрафны вакытында 1 машина йөртүче түләмәгән; 1 машинаның тонировкасы таләпләргә туры килмәгән.

 

 

Фото: Әлмәт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса