Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә автоледиларны автоинспекторлар котлады

Букетын артка яшергән автоинспектор рульгә хатын-кыз утырган машинаны туктата.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 8 мартта Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» хезмәткәрләре  «Апельсин» компаниясе белән берлектә «Автоледи өчен чәчәкләр!» акция сен үткәрде.

Матур хатын-кызларга руль артында чәчәкләр, тематик бүләкләр бирделәр һәм бәйрәм котлаулары белән бергә исән-имин, авариясез йөрергә һәм куркынычсыз юллар гына теләделәр!

"Ягымлы ханымнар шатланып гаҗәпләнделәр, акцияне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр һәм күтәренке кәеф белән үз юлларын дәвам иттеләр!", - дип хәбәр итә оештыручылар.

 

Фото: Әлмәт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса