Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә ир-ат аек булмаган хәлдә кабат йөргән өчен автомобиленнән колак каккан

Автоинспекторлар аны 2022 елның декабрендә тоткарлаган.

Әлмәттә яшәүче 37 яшьлек ир-ат автомобиленнән, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай ук 320 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза алган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның 2 декабрь кичендә Әлмәт районының Новоникольск авылындагы Яшьләр урамында полиция хезмәткәрләре исерек килеш «Лада» автомобиле руле артында ирне тоткарлаган. Медицина тикшерүе узу тәкъдименнән баш тарткан. Билгеле булганча, элек ир-атка штраф салынган һәм исерек килеш машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Суд аңа 2 ел һәм 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 320 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.

Моннан тыш, суд карары нигезендә, ир-ат автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса