Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 10 хокук бозу очрагын ачыклаган

Рейд аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итүче шоферларны ачыклауга юнәлдерелгән иде.

26 февральдә Әлмәт районында «Тоннель» операциясе үткәрелде. Рейд барышында аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче машина йөртүчеләр ачыкланды. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагын ачыклаган: 3 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 4 машинаның пыялалары яктылык үткәрү таләпләренә туры килмәгән, 3 машинаның дәүләт номерларын танып булмаган.

 

Фото: дәүләт автоинспекциясенең район  бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса