Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә ике машина йөртүчене кулга алганнар

Алар тонировкалы машиналарда йөргән.

Ике очракта да суд хокук бозучыларга 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләгән.

Әлмәттә  яктылык үткәрүчәнлеге начар булган автомобильләрдәге ике йөртүчене кулга алганнар. Бу хакта Татарстан дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Гафиятуллин урамында полицейскийлар төсле пыялалы Volkswagen автомобилен туктаткан. Тикшерү барышында 26 яшьлек йөртүченең моңа кадәр шундый ук хокук бозу өчен җәлеп ителүе һәм кабат хокук бозу административ кулга алыну куркынычы турында кисәтүне санга сукмавы ачыкланган.

Автоинспекторлар Шевченко урамында «Лада» автомобилендә тагын бер «рецидивист» ны тоткарлаган. Руль артында 20 яшьлек машина йөртүче булган.

Ике очракта да суд машина йөртүчеләргә 10 тәүлеккә арест рәвешендә җәза билгеләгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса