Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Өч җәяүлене бәрдергән

Әлмәттә бер шофер руль белән идарә итә алмыйча каршы як хәрәкәт полосасын аркылы үтеп чыга һәм юлдан читтә баручы җәяүлеләрне бәрдерә.

Юл-транспорт һәлакәте 29 гыйнварда Монтажная урамындагы 2/5 номерлы йорт янында булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Якынча мәгълүматларга караганда, Лада Калина машинасын йөртүче 28 яшьлек ир-егет Объездная урамыннан Монтажная урамы буйлап Шевченко урамына таба хәрәкәт иткәндә машина белән идарә итә алмый башлый һәм каршы як юл читенә чыгып, шуннан баручы 1996, 1979, 1987 елларда туган өч җәяүлене бәрдерә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 27 яшьлек җәяүле «Татнефть» медсанчастеның травматология бүлегенә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса