Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә автобуслар буенча рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2 очрагы ачыкланган

Автоинспекторлар барлыгы 15 автобусны тикшергәннәр.

Әлмәттә массакүләм мәгълүмат чаралары белән бергә автобуслар буенча рейд узды. Автоинспекторлар пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозуны һәм транспорт хезмәтләрен законсыз күрсәтүне ачыкладылар. Юл-патруль хезмәте инспекторлары шулай ук пассажирлар йөртү куркынычсызлыгының, шул исәптән җиңел такси автомобильләренең, ничек тәэмин ителүенә игътибар иттеләр. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

Автоинспекторлар барлыгы 15 автобусны тикшергән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ике очрагын ачыклаган. Бер машина йөртүче техник караусыз транспорт белән идарә итә, тагын берсенең газ җиһазларын тиешле тәртиптә теркәмәгәнлеге ачыклана.

Әлмәттә автобуслар буенча рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2 очрагы ачыкланган

 

Фото: дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса