Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Бала-төп пассажир» акциясе узды

Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар.

Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатларында, шулай ук Әлмәттә «Кышкы каникуллар» оператив - профилактик чарасы кысаларында «Бала-төп пассажир» акциясе узды. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциянең төп максаты: пассажир балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, балаларны йөрткәндә махсус җайланмалар кулланырга өлкәннәр игътибарын җәлеп итү.

Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар, пассажир балаларның иминлеге өлкәннәрнең игътибарлылыгына һәм аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә бәйле булуын искәрттеләр. Автоинспекторлар балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар тараттылар.

Полиция хезмәткәрләре балаларны машинада йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итүнең бердәнбер ысулы – сертификатланган балалар утыргычы-баланың авырлыгы, биеклеге һәм яшенә туры килгән машина креслосы икәнен әйтә.

 

 

 

 

Фото: Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса