Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Кышкы юллар имин һәм фаҗигасез булсын

Сак бул!

Ноябрьнең беренче көне суык икән, бер атнадан бураны да дулар, дигән сынамыш йөри халыкта. Чыннан да, вакыт узганы сизелми дә калган, инде кышка кереп барабыз икән бит.

Ә кыш ул кар, буран, бозлавык дигән сүз. Көзнең соңгы ае ЮХИДИ һәм автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре өчен генә түгел, барлык машина йөртүчеләр өчен дә иң җа-ваплы чор. Һава температурасы түбәнәюе, явым-төшем юлларда беренче бозлавык-ларны барлыкка китерә. Шуңа күрә дә автомобиль хуҗалары беренче эш итеп җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алмаштыру хәс-тәрен күрә башлыйлар. Әлмәтнең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт хуҗаларына дистанцияне сакларга, юл һәм һава шартларын исәпкә алып, шул шартларга туры килә торган тизлек белән генә хәрәкәт итәргә кирәклеге турында искәртә. «Яшерен-батырын түгел, кайберәүләрнең машиналарында тәгәрмәчләр берсе җәйге, икенчеләре кышкы. Андыйлар шактый. Бу шулай ук һәлакәт килеп чыгу куркынычын арттыра. Юлга чыкканчы, игътибар белән тәгәрмәчләрнең тәртиптә булуын күзәтергә киңәш итәбез», ди инспекторлар.

Әлбәттә, һава шартлары, тәгәрмәчләр торышы һәм тизлек режимыннан тыш, юлларның да төзек һәм куркынычсыз булуы шарт. Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта. Әлмәтнең юл хуҗалыгы хезмәткәрләре ел әйләнәсенә эшсез торганы юк анысы. Көзге эшләр тәмамлану белән алар юлларны кышкы чорда хәвефсез файдалануны тәэмин итүгә әзерләнә башлыйлар. Әлмәт шәһәре автомобиль юллары идарәсе гомуми кулланышта булган 400 километрга якын юлга хезмәт күрсәтә. 150 километр озынлыктагы тротуарлар һәм 100 километрдан артык велоюллар да алар карамагында.

Быел да кышкы сезонга идарә тарафыннан 800 тонналап ком-тоз катнашмасы һәм өч мең тоннадан артык минераль галит әзерләп куелган. Парклардагы һәм башка җәмәгать киңлекләрендәге юлларга быел да кофе калдыгы сибәчәкләр. Иң мөһиме - ул аяк киемнәрен бозмый, йорт хайваннарының тән тиресенә дә зыян салмый.

Кар эрегәч, урам себе-рүчеләр кофе калдыгын яшел үлән чыгасы җиргә таба себерә һәм ул үсемлекләр өчен ашлама да була әле. Элеккеге тоз-ком катнашмасын алыштырырдай бик эффектив чимал бу.

- Тоз-ком катнашмасын шәһәр эчендәге юлларга күптән сипмибез бит инде. Без аны бары тик Әлмәттән чыгу юлларында гына кулланабыз. Кышкы чорда 50 ләп берәмлек техника эшкә җигеләчәк. Шәхси секторда, елдагыча, «Беларусь» тракторлары һәм фронталь төягечләр эшләячәк, - дип хәбәр итте шәһәр юллар идарәсе начальнигы урынбасары Кирилл Сафонов. 

«Юл газабы - гүр газабы», дип юкка гына әйтмиләр. Ә кышкы юл мең мәртәбә михнәтлерәк икәнен башына төшкән кеше үзе генә белә. Шәһәрдәге юллар гына түгел, авылларга керә торганнары да игътибардан читтә калмасын иде. Кышкы юллар имин һәм фаҗигасез генә була күрсен!

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса