Әлмәт тирәсендә машина юл читенә төшеп киткән
Юлларда

Әлмәт тирәсендә машина юл читенә төшеп киткән

Авария көндезге 12.00 сәгатьтә Әлмәт районы Рус Акташы - Җәлил автоюлында була.

 «Лада»ның йөртүчесе машина белән идарәне югалта һәм тайгак юлдан шуып, юл читенә төшеп китүен әйтә. 

"Җиңел машина руле артында ир-ат иде. Аның башына зыян килгән. Ашыгыч медицина хезмәткәрләре аны хастаханәгә алып киттеләр", - ди аварияне күрүчеләр.