Әлмәт районының Тихоновка авылында Лада Приора автомобиле ЛЭП баганасына бәрелә.
Бу хакта ЮХИДИнең район бүлекчәсе хәбәр итә.
Терешкова урамы буенча 72 нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте булды.
"1999 елда туган Лада Приора маркалы автомобиль йөртүче куркынычсыз тизлек сайламаган, руль идарәсен үти алмаган, юл читенә китеп, ЛЭП баганасына бәрелгән", – дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегендә.
Машина йөртүчене медсанчастьнең травматологиясенә озатканнар, диелә хәбәрдә.