Әлмәт районында җиңел машина КамАЗ астында калган
Һәлак булучылар бар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда 3 февральдә якынча 17 сәгать 55 минутта Әлмәт - Мөслим автомобиль юлының 7,8 километрында Орленок (Урсала - Сарман) лагерена борылышка кадәр, 1987 елда туган Фольксваген поло автомобилен йөртүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, юл - метеорологик шартларны исәпкә алмаган, нәтиҗәдә каршы хәрәкәт полосасына чыккан, анда 1982 елда туган машина йөртүче идарә иткән КАМАЗ автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Фольксваген поло автомобиле йөртүче һәлакәт урынында вафат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа