Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә илебездә «Әниләр көне» билгеләп үтелә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре әниләрне бәйрәм белән котлады һәм яктылыкны кайтаручы жилетлар бүләк итте. Полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен җентекләп үтәргә, руль артында игътибарлы һәм сак булырга чакырдылар, өйдә аларны балалар көтүен, үз балалары өчен дөрес үрнәк булырга өндәделәр.