Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә "Җәяүле" һәм "Көзге каникуллар" чаралары узды

Көз көне иртә караңгылана. Кич белән машиналар йөртүчеләргә җәяүлеләрне күрү авырлаша – бәрелү куркынычы арта.

Әңгер-меңгер, караңгы төстәге кием-салым, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү икеләтә куркыныч тудыра. 


Әлмәт политехника техникумының өченче курс студентлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртү өчен шәһәр урамнарының берсенә юл тоттылар. Алдан Әлмәт районы буенча гомуми бүлек баш белгече Ләйсән Демьянова акциядә катнашучылар белән әңгәмә корды. Аларның күбесенә инде 18 яшь тулган, кайберләренең автомобиль йөртү таныклыгы да бар.


Ләйсән Нурсәгыйтовна аларга җәяүлеләр очрый торган юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре һәм мондый хәлләрдән котылырга ярдәм итүче ысуллары турында сөйләде. Ул киемдә яктылык кайтаручы элементлар булмау, җәяүлеләр кичүе аша үткән вакытта гаджетлар куллану куркынычы турында аңлатты, шоферларга үзләрен ничек тотарга кирәклеген сөйләде. 


Кыска лекциядән соң студентлар автоинспекторлар белән бергә узып баручы автомобильчеләр һәм җәяүлеләр белән әңгәмә кордылар, аларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр. Ә белемнәре хәтердә калсын өчен аларның һәркайсына белешмәлекләр таратылды, ә яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар бүләкләр алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса