Әлмәттә берьюлы өч автомобиль бәрелешкән
Юлларда

Әлмәттә берьюлы өч автомобиль бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте бүге, 5 октябрьдә булган.

Советская һәм Школьная урамнары кисешкән җирдә ак төстәге чит ил машинасы, "Нива" һәм "Жигули" бәрелешкән. Беренче ике машинаның уң яклары зыян күргән, "Жигули"ның сул ягы зыян күргән.

Аварияне күрүчеләр зыян күрүчеләр турында хәбәр итми. Мүгълүмат ачыклана.