Әлмәттә тагын 17 машина йөртүчегә тонировка өчен штраф түләргә туры киләчәк
Аларга 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре техрегламент буенча тонировкалаган автомобильләр белән идарә итүче йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча чираттагы профилактик операция үткәрделәр. Бу хакта бүлекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланды. Машина йөртүчеләргә карата административ материаллар төзелде. Аларга 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia