Әлмәт районында булган юл-транспорт һәлакәтендә бала зыян күргән
Әлмәт-Мөслим трассасында ике җиңел машина бәрелешкән.
13 июньдә 09.20 сәгатьтә Әлмәт-Мөслим автоюлында ике җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта җирле ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Лада Калина автомобиле руле артында 1973 елда туган машина йөртүче Мөслим ягыннан Әлмәт ягына хәрәкәт итә. Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, ул юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче куркынычсыз тизлек һәм дистанцияне сайламаган. Шуның аркасында автомобиль Лада Гранта машинасы белән бәрелешә, руль артында 1985 елда туган шофер була.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2010 елда туган пассажир зыян күрә, ул Лада Калинаның уң яктагы пассажир утыргычында булы. Баланы медсанчастькә китерәләр, анда медицина ярдәме күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа