Әлмәттә оператив-профилактик чара уза
24 майдан 31 майга кадәр Әлмәттә борылу сигналларын кушмаучы автомобиль йөртүчеләрне ачыклау буенча оператив-профилактик чара уза.
Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, машина йөртүче хәрәкәт башланыр алдыннан, борылышка кергәндә, туктаганда һәм башка очракларда борылыш сигналларын кушарга тиеш! . Әлеге таләпне бозган өчен машина йөртүчегә 500 сум күләмендә штраф яный.
Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен, машина йөртүчеләргә борылыш сигналын маневр башланганчы ук кушарга, шулай ук маневр тәмамланганнан соң ук сүндерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа