Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә "Игътибар-балалар!" оператив-профилактик чарасы старт алды

Балалар юл-транспорт травматизмы белән хәл бик киеренке.

2021 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 124 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 6 бала һәлак булган, 128 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Ел башыннан бирле пассажир балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган һәм 58е яраланган. Моннан тыш, агымдагы елның май аенда юл-транспорт һәлакәтендә тагын ике яшь пассажир һәлак булган. 6 юл-транспорт һәлакәтендә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очрагы булган, аларда 3 бала һәлак булган һәм 5се яраланган.

Җәяүлеләр-балалар 61 юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, шулардан 62 бала яраланган. Велосипедчы балалар катнашында 7 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 7 бала яраланган. Агымдагы елда балаларның саксызлыгы буенча 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 23 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Әлеге акцияләр кысаларында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалауга юнәлтелгән контроль-күзәтчелек чаралары комплексы, шулай ук балалар юл-транспорт имгәнүләрен киметүгә юнәлдерелгән аңлату һәм профилактик чаралар комплексы тормышка ашырылачак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса