Алар автоледиларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаган.
Шәһәрнең ЮХИДИ хезмәткәрләре «Автосоюз» оешмасы белән берлектә автоледиларны бәйрәм белән котлаганнар, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрткәннәр, чәчәкләр һәм тематик наклейкалар бүләк иткәннәр.
Машина йөртүче хатын-кызлар сүзләренә караганда, бу көтелмәгән очрашу алар өчен күңелле сюрприз булган һәм көн буена җитәрлек күтәренке кәеф бүләк иткән.