Авария 7 март көнне булган.
Юл-транспорт һәлакәте районның Рус Акташы авылы янында булган. Бозлы юлда машина йөртүче автомобиль белән идарәне югалтып, кюветка очкан һәм әйләнеп капланган.
Аварияне күргән кешеләр әйтүе буенча, машинада ике кеше булган. Зыян күрүчеләр юк.
