Әлмәт районында җиңел машина фура астына килеп кергән
Юлларда

Әлмәт районында җиңел машина фура астына килеп кергән

Юл-транспорт һәлакәте 4 мартта көннең икенче яртысында булган.

Җиңел автомобиль Әлмәт районында  тимер юл кичүе тирәсендә фура белән бәрелешкән. Бу турыда аварияне күрүчеләр хәбәр итә. Зыян күрүчеләр турында әйтелми.  Авариянең сәбәпләре ачыклана.