Әлмәттә “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Транспорт чаралары пассажирлары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан “Бала-төп пассажир!” акциясе үткәрелде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре кануннарны бозмаучыларны ачыклады һәм балаларны дөрес йөрткән өчен аларга белешмәлекләр, ә кечкенә пассажирларга тематик китаплар тапшырдылар.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Шулай ук мондый акция шәһәрнең 3 нче балалар бакчасы белән берлектә дә үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia