Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә светофорларның эш режимы үзгәртелде

Үзгәрешләр Шевченко урамында.

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте светофор объектларының эш режимы үзгәрүе турында хәбәр итә.

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына әлмәтлеләрдән килгән мөрәҗәгатьләрнең күп булуы сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм Шевченко урамының үткәрүчәнлек сәләтен арттыру максатыннан, район башкарма комитеты тарафыннан 14 декабрьдә Шевченко урамы буенча Риза Фәхретдин урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр булган участокта светофор объектларының эш режимын тест рәвешендә үзгәртү турында карар кабул ителгән:

- Шевченко урамы буенча Риза Фәхретдин урамыннан алып Төзүчеләр проспектына кадәр участокта светофор объектларының эш режимына үзгәрешләр кертелде, светофорның яшел сигналының эш вакыты 55 секундтан 70 секундка кадәр артты;


- Шевченко һәм Төзүчеләр проспекты киселешендәге светофор объектында сул борылышка өстәмә уклар булдырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: әлмәт