Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы, майор Гөлнара Рәшит кызы Хантимирова хисапчыдан полиция хезмәткәре булган

10 ноябрь көнне хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар.

 

 10 ноябрь көнне хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар.

Елдагыча әлеге дата уңаеннан эчке эшләр органнарының иң яхшы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, шулай ук ведомство бүләкләре тапшырылды.

Елдагыча әлеге дата уңаеннан эчке эшләр органнарының иң яхшы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, шулай ук ведомство бүләкләре тапшырылды.

Район җитәкчелеге тәртип сакчыларына изге теләкләрен җиткерде, аларның һәрберсенә ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, яңа һөнәри казанышлар теләде. Бүләкләнүчеләр ара-сында Әлмәт эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы, майор Гөлнара Рәшит кызы Хантимирова да бар иде. Егерме елдан артык гомерен хокук саклау органнарындагы эшчәнлеккә багышлаган бу ханымны коллективта хөрмәт итәләр, яраталар. Гади, тыйнак, шул ук вакытта үҗәт холыклы әлеге шәхес белән сөйләшеп утырып, аның еллар дәвамындагы хезмәтенә кагылышлы истәлекләрен барладык.

– Әлмәт кызы мин, беренче мәктәптә укып белем алдым, аннан соң политехника техникумын тәмамладым. Хисапчы һөнәренә укысам да, әлеге һөнәр буенча бер генә көн дә эшләмәдем (көлә). Кем киңәш иткәндер, хәзер хәтерләмим, тоттым да эчке эшләр идарәсенә килеп эшкә урнаштым. Балигъ булмаганнар белән эшләргә туры килде. Ул елларда әлеге бүлекнең начальнигы Елена Валерьевна Бондарева иде. Аның белән бер ай эшләгәннән соң, мине штабка күчерделәр. Әлбәттә, биредә документлар белән күп эшләргә туры килә, саннар, обстановка, мәгълүмат, докладлар – болалар барысы да безнең аша уза. Икенче төрле әйткәндә без начальникның уң кулы булабыз инде. Төрле чаклар була, отчет чорлары авыррак, әлбәттә. Эш бертөрле генә түгел бит, киң кырлы, шуңа күрә дә тырышырга туры килә инде. Аннан соң без дә барлык хезмәткәрләр шикелле үк рейдларга да чыгабыз, кизү дә торабыз. Хезмәт тынгысыз, ләкин мин үземнең тормышымны эшемнән башка күз алдына китерә алмыйм.

Гаилә тормышында зур терәк – ул минем әтием. Әтием белән бик горурланам, ул төзүче булып хезмәт куйган кеше. «Юность» лагереның бер корпусы аның проекты буенча төзелгән. Әнием  исә миңа биш яшь булганда гүр иясе булды. Мине әбием карады. Ул да күптән вафат инде. Менә шулай әти, мин, улым - өчәү тату гына, бер-беребезгә ярдәмләшеп гомер кичерәбез.

Улыма унҗи-де яшь – иң катлаулы чор, унберенче сыйныф бит. Әле менә инглиз теле буенча олимпиадага барып кайтты. Телләрне өйрәнә, КВНны да үлеп ярата. Балалар лигасы чемпионы да әле ул.  Анапага юллама да отты. Сентябрь аенда аның белән шунда бардык. Февраль аенда команда белән Мәскәүдә чыгыш ясарга җыеналар. Гомумән бүген мин улым дип, аның өчен янып-көеп яшим, балам белән һәрбер әни шикелле чиксез горурланам. Аның шундый булуында, сәхнәгә тартылуында мәрхүм әтисе чалымнары сизелә. Алай дисәң мин үзем дә яшьтән үк бар нәрсәгә кызыксынып карый идем.

Күп кенә хыялларым тормышка ашты дисәм дә була. Кечкенәдән үк милиционер буласым килә иде, фигуралы шуу белән дә шөгыльләнергә теләдем, аннан мәктәптә укыганда ук карате белән мавыктым. Полициядә эшләгән һәрбер хезмәткәр спортны үз итәргә тиеш дип уйлыйм. Эчке эшләр идарәсендә «Динамо» спорт залында карате белән шөгыльләнүемне дәвам иттем, төз атам. Гомумән эшемне җиренә җиткермичә туктамыйм. Шул ук докладлар, чыгышлар әзерләгәндә аларны коры гына мәгълүмат итеп түгел, ә кызыклы итеп язарга тырышам.

Әлбәттә, елдан-ел җиная-тьләрнең төрләре арта бара. Бүгенге көндә мошенниклар халыкны күп алдыйлар. Иң кызганычы өлкән яшьтәгеләр тиз алдана. Әле менә күптән түгел шундый акылга сыймаслык алдау булды. Телефоннан мошенниклар бер ханымга «улыгыз юл һәлакәтенә эләкте, акча кирәк» дип шалтыратканнар. Ә бу вакытта аның улы күрше бүлмәдә генә йоклап яткан була. Теге ханым улы янына кереп тә тормый, кырыгалдарлар кушканны тыңлап, 400 мең сум акчасын курьерга чыгарып тоттыра. Әлеге җинаятьчеләрне Казанда тоттылар тотуын, эш әле дә дәвам итә. Бер фатирда яшәп ничек шулай булган – шаккатмалы хәлләр инде. Шуны гына әйтәсем килә - эшем катлаулы, ләкин мин аны яратам. Иртәнге дүртләрдә, бишләрдә дә тревога буенча торуларга, рейдларга да карамастан. Күңел шулай кушадыр инде, җаваплылык тойгангадыр да. Без универсаль солдатлар кебек - ватан куйган бурыч үтәлергә тиеш. Әле мин үз йортым белән яшим бит. Шәхси хуҗалыкта, бакчада эшнең иге-чиге юк, ләкин бу хезмәт җанга дәва гына инде.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан хезмәттәшләремне котлыйсым, аларның һәрберсенә ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телисем килә, – дигән теләкләрен җиткерде Гөлнара ханым.

Аның теләкләренә без дә кушылабыз. Алга таба да халыкның ышанычын аклап, намус белән хезмәт итәргә язсын. Эчке эшләр бүлегендәге хезмәткәрләргә сабырлык, тотрыклылык, хәерле гомерләр телибез. Без сезгә иминлегебезне ышанып тапшырабыз. Сез - безнең ныклы терәгебез.

Резеда Исмәгыйлева

 

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса