Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Авыл тормышына җан өрүчеләр

Хезмәт кешеләре гомер-гомергә районыбызның яшәү чыганагы булып торды, ул бүген дә, иртәгә дә шулай булачак.

Яшерен-батырын түгел, авыл җирлекләре үзләре нигездә кирәк чакта булышырга әзер торучы хәйриячеләренә таяна.

Эшмәкәрләр, оешма-предпритие җитәкчеләре, гади эшчеләр – гомумән төрле һөнәр ияләре алар. Ә иң куандырганы – аларның күбесе шушы авылдан чыккан шәхесләр. Араларында байтагы шушында төпләнеп калып, тормыш алып баручылар. Халык телендә «Уң кул биргәнне сул кул белмәсен» дигән бик матур әйтем бар. Бүгенге көн хәйриячеләре матди яктан ярдәм итүләрен сөйләп йөрми, чөнки алар барлык ярдәмне күңел кушуы буенча эшлиләр һәм алар өчен эш нәтиҗәсе мө-һимрәк. Ә андый игелекле кешеләр районыбызның һәрбер авылында бар.

Колшәрип авылында Артур Газизовны белмәгән кеше юк.

– Нинди генә эшкә алынсак та, без шушы кешегә мөрәҗәгать итәбез. Ремонт, төзекләндерү, төрле чаралар оештырумы – ул һәм башка эшмәкәрләр авыл халкын ярдәмнәреннән ташламыйлар. Әле менә Рөстәм Галимҗановны да әйтеп узасым килә. Җиңү-нең 80 еллыгы уңаеннан һәйкәлләрне яңартуда буяу белән тәэмин итте. Бу егетләргә рәхмәттән башка сүз юк, - ди Колшәрип авыл җирлеге башлыгы Альберт Кәшәфетдинов.

Шушы көннәрдә Кол-шәрип авылының асыл егетләренең берсе – Артур Заһит улы Газизовның үзе белән очрашып сөйләшергә туры килде. Әңгәмә барышында әлеге эшмәкәрнең чыннан да туган авылы өчен янып-көеп йөрүенә инандык.

– Безнең нәсел җепләре Колшәрип авылына тоташкан. Әбием, бабам нигезе булган, әтием, үзем йорт салган изге җир бу. Аның кыйммәтен аңлап, авыл җирлегенә, авылдашларыма булыша алуым – үзе зур куаныч. Безнең предприятие су скважиналары бораулау, гомумән төрле кулланыштагы торбалар белән тәэмин итү юнәлешендә эшләгәнлектән, авыл җирлеге миңа еш ярдәм сорап килә. Андый вакытта кулдан килгәнчә тырышасың инде. Кышкы чорда юлларны кардан чистартуда техника да бүлеп бирәбез. Әлеге эштә туганым бик нык ярдәм күрсәтә. Беләсезме, Колшәрип авылында бик тату, бик тырыш халык яши бит. Нинди генә эшкә тотынырга уйласак та, барысы да дәррәү кубып булышырга әзер торалар. Ә планнар байтак. Әле менә авылыбызда матур итеп балалар мәйданчыклары төзергә иде дигән уй бар. Аннары авыл җирлеге җитәкчелеге үзе дә бик тырыша бит. Әле менә иске мәчет кырындагы юлны ясадылар, Альберт Фәркат улына зур рәхмәт. Сабантуй җирләрен дә матурлыйсы бар әле. Башкарырга кирәк эшләр күп инде анысы. Тагын шунысын да әйтәсем килә, нинди генә чарага алынганда да әтием безгә бик нык булыша. Ул үзе пенсиядә инде, ләкин әле безнең предприятиедә хезмәт куя. Башняларда ут булмаганда, килеп, ремонтлый. Авыл кешеләре белән бергә күмәк булып зиратларны чистарталар. Әле менә иске мәчетнең коймаларын ясатып, буяу эшләре башкарылды. Күңелгә иң ятканы – авылдашларның рәхмәтен ишетү. Колшәриплеләр эшләгәнне, булышканы күрә, бәяли беләләр. Шуңа күрә дә безнең дә үзебез гомер кичергән урынны төзек, матур итеп күрәсебез килә, - дигән уй-фикерләре белән уртаклашты Артур Газизов.

Әлеге күркәм шәхескә һәм гомумән аның гаиләсенә исәнлек-саулык, имин тормыш телибез Йөрәклә-регездә булган игелек нурын саклый гына күрегез берүк, Колшәрип хәйрия-челәре. Авыл бит нәкъ менә сезнең кебек уңган-булган фидакарьләргә таяна.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса