«Әлмәтнефть» династияләре - иң яхшылар рәтендә
Әлмәт территориаль профсоюз оешмасы вәкилләре хезмәт династияләре конкурсында катнаштылар.
«Татнефть»нең 75 еллыгы уңаеннан һөнәри казанышлары белән генә түгел, буыннар дәвамчанлыгы белән дә Компания үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә аерым игътибар бирелә. Татнефть профсоюзы оештырган хезмәт династияләре конкурсы бу бәйләнешне раслаучы дәлилләрнең берсе булды.
Җиңүчеләр арасында - «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе хезмәткәрләре династиясе. Конкурста беренче урынны Зиминнар династиясе алды. Өч династия: Илмаиров, Капитонов һәм Исмәгыйлевларга икенче урыннар бирелде. Бу гаиләләрне һөнәргә тугрылык, эшкә мәхәббәт һәм тупланган тәҗрибәне яңа буынга тапшырырга омтылу берләштерә.
Конкурста «Татнефть» төркеме предприятиеләренең, кече бәйсез компанияләрнең һәм сервис предприятиеләренең 192 династиясе катнашты. Гаиләләр эшчәнлекнең алты юнәлеше буенча «Компания горурлыгы» һәм «Компания патриотлары» дигән ике номинациядә ярыштылар.
Конкурсның икенче этабында иң яхшылары Компания тарихына багышланган интеллектуаль уенда - квизда үз династияләренең данын якладылар.
Конкурс гаилә хезмәт традицияләрен ныгытуга, остазлык институтын үстерүгә һәм нефть тармагы һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.
«Әлмәтнефть» династияләренең җиңүе - аерым гаиләләрнең казанышларын тану гына түгел, ә корпоратив мәдәният тотрыклылыгының мөһим символы да. Анда белем һәм кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыру зур уртак эшнең аерылгысыз өлеше булып кала.
Исмәгыйлевлар династиясе: буыннар дәвамчанлыгы
Исмәгыйлевларның хезмәт династиясенә нигез салучы Гарәфетдин Гыйләтдин улы 1913 елның 14 декабрендә Әлмәт районы Миңлебай авылында туа. Ул эшчеләр сыйныфының күренекле вәкилләреннән берсе. Г.Г. Исмәгыйлев Бөек Ватан сугышында катнаша һәм үзенең казанышлары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч, 1952 елның февралендә ул үзенең хезмәт эшчәнлеген «Әлмәтбурнефть»нең 1 нче бораулау конторасында башлый. 1960 елның октябрендә «Әлмәтнефть» НПУ торак-коммуналь хуҗалыгында төрле эшләрдә эшләвен дәвам итә, ә 1967 елның гыйнварыннан «Әлмәтнефть» НПУ ЦКППН-2 машинисты була.
Бүген Исмәгыйлевларның хезмәт династиясе үз тарихын «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә дәвам итә, 500 елдан артык гомуми хезмәт стажы булган 20 дән артык кешене берләштерә. Бу казаныш тырыш хезмәт символы гына түгел, ә Татарстанның нефть тармагын үз куллары белән булдырган һәм үстерүне дәвам иткән буыннарның дәвамчанлыгы символы да булып тора.
Капитоновлар династиясе: гаилә традицияләренең көче
Капитоновларның хезмәт династиясенә нигез салучы - Татьяна Капитонова (Кулемина), ЦКППН-1 ветераны. Аның әти-әнисе, Иван Петрович һәм Анастасия Петровна, тугыз бала үстерәләр. Аларның дүртесе «Татнефть»тә эшләгән, предприятие тарихының аерылгысыз өлешенә әверелгән.
Бүген Капитоновлар династиясендә 20 бала, 40 онык һәм 11 оныкчыкны кертеп барлыгы 76 кеше исәпләнә. 36 кешенең гомуми хезмәт стажы 723 ел тәшкил итә. Бу династия гаилә традицияләренең һәм буыннар дәвамчанлыгының алга таба үсеш һәм һөнәрдә уңышка ирешү өчен ныклы нигез булдыруының үрнәге булып тора.
Илмаировлар династиясе: һөнәргә мәхәббәтне - шәхси мисалда
«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 4 нче нефть һәм газ чыгару цехы ветераны Нурия Мирзаһит кызы Илмаировлар династиясенә нигез сала. Ул гомерен яраткан һөнәренә һәм янәшәдәге кешеләргә багышлый.
Нурия Мирзаһит кызы үзенең хезмәт юлын 1973 елда район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе вазифасыннан башлый. Нефть тармагына 1976 елда бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлаганнан соң килә. Технологик насослар машинисты, югары күкертле нефтьнең ЦПСында сусызландыру һәм тозсызландыру җайланмасы операторы булып эшләгән. Шул еллар дәвамында ул күп кенә техник белгечлекләр үзләштергән. Ә 2003 елдан башлап, һөнәри бурычларны үтәп кенә калмыйча, коллектив тормышында актив катнашып, цехның профком, соңрак ветераннар советы рәисе булып эшләгән.
Бүген Илмаировлар династиясе гомуми хезмәт стажлары 447 ел тәшкил иткән 23 кешене берләштерә. Бу - һөнәргә мәхәббәт, шәхси үрнәк һәм киләчәк буын турында кайгыртуның, Татарстан нефть тармагы нигезләрен ныгытып, гаиләдән гаиләгә күчүенең ачык мисалы.
Зиминнар династиясе: «Әлмәтнефть» йөрәге һәм тарихы
«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең Хезмәт данының асыл ташы - нефть тармагында гомуми эш стажы мең елдан артып киткән, 45 кешедән торган Зиминнар династиясе. Бу предприятиенең иң күпьеллык хезмәт династиясе, һәм аның тарихы бөтен нефть төбәге язмышына үрелгән.
Династиягә Василий Иванович һәм аның хатыны - чын хезмәт кешесе Анастасия Федоровналар нигез салган. 1953 елда, Ямаш авылы читендә 53 нче разведка скважинасы борауланып, девон нефте фонтаны аткач, 1944 елда сугыштан кайткан фронтовик Василий Иванович нефть чыгару буенча оператор булып эшкә урнаша. «Әлмәтнефть»нең генә түгел, Татарстанның бөтен нефть тармагының горурлыгына әверелгән тулы бер династия тарихы нәкъ менә шуннан башлана.
Балаларны гаиләдә хезмәт һәм белемгә хөрмәт күрсәтеп тәрбиялиләр. Алтысы да - өч ул һәм өч кыз - үз язмышларын нефть тармагы белән бәйләп, әти-әниләренең эзе буенча китәләр. Бүген Зиминнар династиясендә 90 кеше исәпләнә: 17 онык, 36 оныкчык һәм инде 8 оныкчык баласы.
Бу гаилә генә түгел, ә нефть династиясенең тулы бер тарихы, эшкә тугрылык, рухи көч һәм хезмәт батырлыгы үрнәге.
Лилия Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа