Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт районыда игелекле шәхесләр күп

Авыл җирлекләрендә барган матур үзгәрешләргә, төзү һәм төзекләндерү эшләренә һәркем сокланып карый, бәйрәмнәрнең, мәдәни чараларның купшы узуына да куана

 

Авыл җирлекләрендә барган матур үзгәрешләргә, төзү һәм төзекләндерү эшләренә һәркем сокланып карый, бәйрәмнәрнең, мәдәни чараларның купшы узуына да куана

Шулай да әлеге игелекле гамәлләрнең күпчелеге хәйриячеләр - шушы авылда эшләүче предприятие-оешма җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең, депутатларның һәм актив авыл кешеләренең ярдәме белән тормышка ашырылуын билгеләп узмый мөмкин түгел.

Кайсы гына торак пунктны алма, анда игелекле күңелле, мәрхәмәтле кешеләрнең күп булуын аңлыйсың. Мисал өчен, Мәмәт авыл җирлеген генә алыйк. Биредә 10 депутат бар. Авыл халкы нинди генә эшкә алынмасын - аларга таяна.

-  Күп эшләрдә депутатлар спонсорларыбыз булып ярдәм итеп торалар. Һәр оештырылган хәйрия эшләрендә катнашалар. Әле менә аларның тырышлыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучы Маннапов Фәнил һәм Шәкүров Айнур гаиләләрендәге мәктәптә укучы балалар өчен 5 әр мең акчалата ярдәм күрсәтелде. Өлкәннәр көненә азык-төлек пакетлары да әзерләүдә ярдәм итәләр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм МХОда катнашучы егетләрнең балаларына бүләкләр тапшыруда да зур өлеш кертәләр. Илсөя Зөбәерова, Марат Фәрхетдинов, Малик Каюмов, Мисгать Садриевлар - шәфкатьлелек эшләрен башлап йөрүчеләр. «Актау» хуҗалыгы җитәкчесе Данис Әнәс улы Хәбибуллин балалар өчен Мәмәт авылында ел саен уздырылган Чыршы бәйрәмнәренең спонсоры булып тора, - дип таныштырды Мәмәт хәйриячеләре белән авыл җирлеге башлыгы Хәния Бәдгытдинова.

Түбән Абдул авыл җирлегендә дә хәйриячеләр байтак икән.

- Салаховлар кибете авылда уза торган барлык бәйрәмнәргә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бу традициягә кереп китте. Рәфыйк Рәхимҗан улы Салахов Сабантуйда катнашучыларга зур бүләкләр тапшырып килә. Айсылу Сәгыйдуллина җитәкләгән «Кәүсәр» кибете шулай ук күп кенә чараларда үзләреннән өлеш кертә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән авыл кешеләренә булышалар. Кәүсәрия Мотыйгуллина коллективын аеруча мактап телгә аласы килә. Алар һәрбер бәйрәмдә авыл халкын тәмле камыр ризыклары белән сыйлап торалар. «Охтин-Ойл» директоры Рөстәм Наил улына да рәхмәтләребез чиксез. Почта бинасын сүттергәч, почтаны Елховой ягына күчерергә тиешләр иде. Без «Охтин-Ойл» җитәкчелегенә чыгып иске кибет бинасын ремонтлаттык. Шулай итеп почтаны саклап калдык, - дип искә алды Түбән Абдул авыл җирлеге башлыгы Равил Юнысов.

Әлмәт районы авылларын яшәтүче, аларга җан өрүче хәйриячеләр турында язмаларыбызны дәвам итәчәкбез. Игелекле шәхесләр турында сез үзегез дә безгә хәбәр итә аласыз. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса