Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Россия төзелеш министрлыгы әлмәтлегә рәхмәт хаты тапшырды

Рәис Гыйльметдин улының җаваплы хезмәте һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә Әлмәт районының социаль учреждениеләренә җылылык белән тәэмин итүче 167 котельныйның өзлексез эшләве тәэмин ителә.

 

Югары җитештерү казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Светсервис»  автотранспорт участогының беренче класслы автомобиль йөртүчесе Минһаҗев Рәис Гыйльметдин улы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының рәхмәте белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин катнашында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан уздырылган шундый ук чарада узды, ул әлеге бүләкне тапшырды.

Рәис Гыйльметдин улының җаваплы хезмәте һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә Әлмәт районының социаль учреждениеләренә җылылык белән тәэмин итүче 167 котельныйның өзлексез эшләве тәэмин ителә, шулай ук «Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләре" газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, котельныйлардагы казаннарны алыштыру, җылылык белән тәэмин итүче блок-модульле котельныйларны  урнаштыру» республика программасын гамәлгә ашыру тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса