Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Игелекле гамәл юлында

Арабызда төрле кешеләр гомер кичерә. Физик мөмкинлекләре чикле булганнары янәшәбездә генә яши.

Яшерен-батырын түгел, күп вакытта без аларның тормыш-көнкүреше, проблемалары белән бик аз кызыксынабыз, алар кичергән авырлыкларны тулысы белән аңлап та бетермибез кебек, ләкин шулай да алардан чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнәбез.

Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре язмыш сынауларына баш имичә, ныклы ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар. Алай гына да түгел, көчле рухлы кешеләребез республика һәм федераль конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешә, үз эшләрен булдыра, үз проблемаларын читкә куеп торып булса да, башкаларга ярдәм кулы сузарга омтыла.

Узган елны Әлмәт районы инвалидлар җәмгыятенә кунакка баргач оешма әгъзаларының 2025 елга нинди яңа планнары барлыгы турында кызыксынган идем. Җәмгыять җитәкчесе Розалия Нурислам кызы Локманова оешма каршында инвалид коляскаларын һәм реабилитация узу өчен техник чараларны ремонтлау буенча остаханә эшчәнлеген активлаштырып җибәрү мөмкинлеге турында тәфсилләп сөйләгән иде. Әлеге проектны тормышка ашыру максаты белән янып йөрүчеләрнең берсе - Альберт Ринат улы Вилданов турында, аның һәм тагын берничә егетнең Әлмәт десантчылары белән берлектә хәзерге вакытта госпитальләрдә дәваланучыларны коляскалар белән тәэмин итүләре хакында газетабызда язып чыккан идек инде.

Ел башында игелекле гамәл юлында булучылардан чираттагы күңелле яңалык килеп иреште - егетләр остаханәнең тулы көчкә эшләп китүе турында хәбәр салдылар, кунакка чакырдылар. Шушы көннәрдә инвалидлар җәмгыятенә барып, остаханә эшчәнлеге белән якыннанрак танышып кайтырга булдым. Оешманың хуҗабикәсе Розалия ханым, Альберт Вилданов, Богдан Мохов мине бик җылы каршы алдылар. Остаханәдә эш кайный - егетләр чираттагы колясканы җыялар иде.

- Беләсезме, реабилитация чараларына ихтыяҗ зур бит. Арендага да сорап торалар, ашыгыч рәвештә кирәк булганда да мөрәҗәгать итәләр. Бездә култык таяклары да, ходункилар һәм коляскалар да җитәрлек. Үзебезнең егетләргә инде бушлай ремонтлап бирәбез. Аннан соң җәмгыятебезне финанс яктан кайгырту да бик соралган бүген. Квартплатасын да түлисе бар, уты, суы дигәндәй. Аллага шөкер, узган ел азагында остаханәне ремонтлап бетереп эшкә керештек менә. Катлаулы эшләрне осталар яллап эшләттек, ә менә бүлмәнең стеналарын үзебез агарттык, линолеумны үз көчебез белән җәйдек, плинтуслар куйдык. Өстәлләрне, стеллажларны үзебез ясадык, җиһазларны да кемнең нәрсәсе бар - алып килдек, шөрепләрне, детальләрне заказ белән кайтарттык. Эшебез шулай матур гына китсә, алга таба бераз тәҗрибә туплагач, Грантларга бизнес-планнар әзерли башласак та була. Шуннан инде эшебез, бәлки, җайга салыныр.

МХО зонасында яраланып, хәзерге вакытта госпитальләрдә дәваланучы егетләребезне коляскалар белән тәэмин итү эшен тагын да нәтиҗәлерәк итеп дәвам итәчәкбез. Алга таба инде проект кысаларында белгечләр укыту һәм әзерләү, ремонтлауда ярдәм итә алырлык инвалидлар өчен эш урыннары булдыру, шулай ук реабилитацияләүнең техник чараларын карау һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча консультацияләр уздыруны планлаштырдык. Тора-бара остаханәбез тәҗрибә һәм белемнәр уртаклашу өчен мөһим мәйданчык та булыр дип хыялланабыз. Әлбәттә, проектыбызны гамәлгә ашыруда ярдәм кулы сузарга теләүчеләр, хәйриячеләр булса, без бик шат булыр идек, - дигән теләкләрен белдерде Альберт Вилданов.

Амин, егетләрнең изге гамәлләре дәвамлы булсын, остаханә эшчәнлегендә булышлык күрсәтергә теләүчеләр дә артсын.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса