Әлмәттә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итте
Ветеранга үз яшен бирү мөмкин түгел, үз аягында төз басып йөри, хәтере дә яхшы, колаклары да ишетә, рәхәтләнеп әңгәмә кора.
Әлмәттә яшәүче ветеран Березова Людмила Даниловнаны район башлыгы Тимур Нагуманов, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов бер гасырлык юбилее белән котлады.
Людмила Даниловна Березова тумышы белән Байкал аръягыннан, Чита өлкәсеннән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң геологик разведка идарәсендә эшли башлый. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, күпләр кебек үк, фронтка китә. Анда хәрби аэродромда радист булып 4 ел 2 ай һәм 17 көн хезмәт итә. Шунда ук булачак ире белән таныша, ул штурман була.
Яшь гаиләгә еш кына күченеп йөрергә туры килә. Гаилә башлыгы демобилизацияләнгәннән соң, алар ике бала белән бергә Әлмәткә күчеп килә. Людмила Даниловна биредә «Елховнефть»та эшли башлый. Шушы оешмада эшләп, пенсиягә чыга.
Людмила Даниловнаның гаиләсе зур: ике баласы, 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы һәм бер оныгының оныгы да бар. Якыннары аның озак яшәвенең сере дип бетмәс-төкәнмәс оптимизмны саный. Хәзер дә ул шактый актив яшәү рәвеше алып бара. Ишегалдында йөрергә, күгәрченнәр ашатырга ярата.
Без дә юбилярны котлыйбыз!
Фото: ТР Ветераннар союзы, Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа