Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Медсанчастьтә тез буынында операцияләр ясалды

Медсанчастьнең травматология бүлеге мөдире Илдар Исмәгыйлев: "Бу операция нәтиҗәсендә авырту сизелми башлый, аяк-кулларның деформациясе төзәтелә һәм нормаль физик активлык кире кайта. Кешенең тормыш сыйфаты яхшыра".

Медсанчастьнең травматология бүлегендә тез буынында катлаулы операцияләр ясалды. Операцияләр 3 һәм 4 стадиядәге артроз аркасында тезләре деформацияләнгән 60 яшьтән өлкәнрәк алты пациентка ясалды.

Тез буынын эндопротезлау өчен төп күрсәткеч - авырту. Әгәр медицина препаратлары, физик активлык дәрәҗәсен киметү һәм йөргәндә өстәмә таяну куллануның нәтиҗәсе булмаса, тез буынына операция мәсьәләне хәл итәчәк.

Медсанчасть базасында  Казан РКХнең травматолог-ортопеды Илдар Гыйльметдинов һәм Яр Чаллы АМЯХнең травматология бүлеге мөдире Альберт Кутявин белән бергә мастер-класс кысаларында тез буынын эндопротезлау операцияләре башкарылды. Бу - деформацияләнгән тез буынын ясалма (эндопротез) белән алыштыру буенча югары технологияле операцияләр.

Барлык пациентлар да уңышлы операцияләнде, җиденче тәүлеккә язылып чыктылар. Аларга операция ясалган кул-аякларына тулысынча таяну һәм ярдәм итүче җайланмалар белән йөрү рөхсәт ителә.

Чыганак: Медсанчасть «Татнефть»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса