Эчәк инфекцияләреннән ничек сакланырга?
Җәй – күңелле вакыт, ләкин нәкъ менә шушы чорда кешегә эчәк инфекциясе бик тиз йогучан була
Ул организмга бозылган азык-төлек, пычрак сулар ашаэләгергә мөмкин.
Әлеге уңайдан Роспотребнадзор белгечләре, үзәк районхастаханәсе табиблары әлмәтлеләргә үзләренең киңәшләренбирәләр.
– Иң киң таралган кискен эчәк инфекциясе авыруларынадизентерия, сальмонеллез, холера, ротавирус, энтеровирусһәм башкалар керә. Әлеге төркем авырулар зарарланукүләме буенча респиратор чирләрдән генә калыша. Аныңбелән күпчелек 1 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар авырый. Эчәк инфекциясе күп очракта гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәмәү яки туклану продуктларынатиешенчә термик эшкәртү уздырмау аркасында барлыккакилә. Бу инфекцияне йоктырмас өчен берничә кагыйдәнеистә тотарга кирәк:
урамнан кергәч һәм бәдрәфтә булганнан соң кулнысабынлап юарга;
өйне кимендә атнага ике тапкыр җыештырырга;
экзотик продуктларны һәм җитештерү урыны билгесезбулган ризыкларны ашамаска;
пляжда, урамда, шикле урыннарда ризык сатып алмаска;
кайнаган су гына эчәргә;
яшелчәләрне, җиләк-җимешне кран астында яхшылапюарга;
тиз бозылучан ризыкларны дөрес сакларга;
рөхсәт ителгән урыннарда гына су керергә, елга һәм күлсуларын йотудан сакланырга.
Гомумән, шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә. Авырутеләсә кайда – җәмәгать транспортында, кибеттә, балалар бакчасында һәм хезмәт урыннарында да йогаргамөмкин. Авыру тудыручы микроорганизмнарны йоктыругаеш кына чебен-черки кебек бөҗәкләр дә сәбәпче. Иммунитет түбән булу сәбәпле, йөкле хатыннарда һәмкече яшьтәге балаларда авыру аеруча кискен формада үтә. Өлкән яшьтәгеләр дә риск төркеменә керә. Эчәк инфекциясекешедән кешегә бик тиз күчә. Шуңа күрә дә аеруча сак булырга кирәк, - дип искәртә табиблар.
– Организмга инфекция эләгү белән әлеге кеше авыруныйоктыручы булып санала. Ул әле берничә көн үзенең авыруйөртүче булуын сизмәскә дә мөмкин. Инкубацион чорберничә сәгатьтән берничә атнага кадәр дәвам итә. Инкубацион периодтан соң авыруның кискен фазасыбашлана - ашказаны-эчәк трактында патологикүзгәрешләр һәм авырту барлыкка килә: күңел болгана, костыра, эч китә, баш әйләнә, тән температурасыкүтәрелә, көзән җыера. Эчәк инфекциясенең бер генәбилгесе барлыкка килгәндә дә, кичекмәстән табибкамөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегезне һәм гаиләгезнесаклагыз һәм сәламәт булыгыз! – дип киңәш бирәбелгечләр.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Фото: нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia